Читать книгу «Әсәрләр. 1 том» онлайн полностью📖 — Амирхана Еники — MyBook.
image
cover

Әмирхан Еники
Әсәрләр: 3 томда. 1 том. Хикәяләр, повестьлар

«ТАТАРНЫҢ ҮЗАҢЫН ҮЗГӘРТКӘН ӘДИП»

Тормышка мөнәсәбәте, фикер-карашлары, гаме белән талгын гына бер көйгә аккан яшәешне үзгәртә алырдай кешеләр була. Татар гамен, татар яшәешен Тукай, Дәрдемәнд, Еникиләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында дөньяга килә. Күрәсең, улы туар алдыннан әтисе Нигъмәтҗан аганың, Коръән сатып алып, Изге китапка: «Туасы балам озын гомерле булсын, галим булсын», – дип язып куюы Әмирхан Еникинең киләчәген билгеләгәндер дә. Соңрак әдип үзе болай ди: «…Белгеч яки галим булу, хәтта язучы булу авыр түгел, әмма чын кеше булу – шактый читен эш. Талантың һәм көчле теләгең булып инде әдәбиятка килгәнсең икән, дан-дәрәҗәң турында уйламый тор, күбрәк укучың турында уйла, борчыл. Син аңа белгәнеңне, ышанганыңны яз, ул да сиңа ышансын».

Әмирхан Еники (1909–2000) – чын татар зыялысы, асыл зат булып гомер кичергән олпат шәхес. Ул гомере буе зыялыларга мөкиббән булып яши: «Мин борынгы зыялыларны күреп калган кеше. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар. Гали Рәхимне, Фатих Әмирханны аз гына күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр – Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Аларның бөтен нәрсәләрендә – үз-үзләрен тотуларында булсын, сөйләшүләрендә булсын, ниндидер бер мәдәнилек сизелеп тора иде. Зыялы кешенең тышкы кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур булырга тиеш бит әле».

Әмирхан Еники иҗатыннан башка хәзерге әдәбиятның йөзе башка булыр иде. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрне сугыш вакытында ук Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрә. Ул – 1960 елларда татар прозасына миллилекне кайтарган язучы. Әдип – шактый катлаулы, четерекле заманда беренчеләрдән булып милләт яшәешендәге төп проблемалар – тел югалу, туган җир кадере кимү, борынгыдан килгән гадәт-йолалар, кыйммәтләр җуелу, матурлыкның мәгънәсе үзгәрү турында «Әйтелмәгән васыять», «Туган туфрак» һ.б. әсәрләре аша чаң кагып җиткергән, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте белән татарның беренче профессиональ композиторы Салих Сәйдәшев исемен мәңгеләштергән зыялы.

Гомерен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган үтә дә тыйнак, зыялы истәлек-мәкаләләрендә татарның Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи, Баки Урманче һ. б. бик күп бөек шәхесләренең дә исемнәрен мәңгеләштерә. Мәркәзебезнең татар йөзе турында публицистик язмаларында беренчеләрдән булып уйланып-борчылып сүз кузгаткан әдип ул: «Татар бистәсендә башта мәгърифәтчелек, соңрак җәдитчелек хәрәкәте туа. Шушында безнең яңа әдәбиятыбыз һәм театрыбыз туа. Яңа матбагалар ачылып, татарча китап басулар елдан-ел арта бара, ниһаять, шушында бер-бер артлы татар газета-журналлары чыга башлый. Алдынгы фикер ияләре – беренче галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Җамал Вәлидиләр шушында яшиләр һәм изге эшләре белән шөгыльләнәләр. Беренче җәмәгать хадимнәре Ибраһим Терегулов, Йосыф Акчура, Садри һәм Һади Максудиларның тәрәккыят юлындагы эшчәнлекләре шушында башлана. Ниһаять, безгә иң кадерле әдип-шагыйрьләребез Исхакый, Тукай, Әмирханнарның иҗади гомерләрен дә шушы бик чуар, бик тынгысыз бистәдән аерып карый алмыйбыз».

«Казанның бер матур җиреннән үзегезгә һәйкәл урыны сайлап куймадыгызмы?» дигән сорауга язучы болай ди: «Моңарчы бу хакта баш ватарга туры килмәде, инде үлмәс борын миннән: «Әмирхан әфәнде, һәйкәлегезне кая куйыйк икән?» – дип сорасалар, мин, әлбәттә, Югары Ослан тавын күрсәтер идем. Казан тирәсендә аңардан да биегрәк бүтән урын юк. Ә минем бу «үзе матур, үзе тар» фани дөньяга бик биектән карап торасым килә…»

Тормышындагы төп гамәленә – язучылыкка мөнәсәбәтен әдип кыска итеп «Язу – намус эше» дип теркәп куя. Әмирхан Еники иҗаты ышандыра, яраттыра, язучының теле мөкиббән итә, таң калдыра. Ниһаять, Әмирхан Еники иҗаты татар әдәбиятын яраттыра. Гаҗәеп матур, олпат иҗаты белән татарны чын мәгънәсендә гамьле, буыннар өчен җаваплы итеп тәрбияләүгә гомерен багышлаган олуг әдипнең иҗатын күңелебезнең иң түренә уеп салу, буыннарга җиткерү – безнең намус эше.

Әмирхан Еники китаплары ил агасы, милләтебезнең йөзек кашы, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәрчак өстәлендә тора. Әдипнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар, шул исәптән язучының өч томнан торган «Әсәрләр»ен, рус һәм инглиз телләрендәге җыентыкларны, аудиокитапны нәшер итү Минтимер Шәрип улы Шәймиев ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Аңа чиксез рәхмәтебезне, тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Әдәбият галиме Дания Заһидулина Әмирхан Еникине «татарның үзаңын үзгәрткән әдип» дип бәяли. Бу басмалар сөекле әдибебез иҗаты алдында баш ию генә түгел. Җыентыкларны киң катлау укучы халкыбызның яшәеш фәлсәфәсенә мөнәсәбәтле туплам дип кабул итсә иде. Язучы каләме белән җиткерелгән гамь, фикер-карашлар яшәеш мәгънәсе турында тагын бер кат уйланырга, тормыштагы кыйбланы барларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Җыентыкларны төзүчеләр киләчәктә әдипнең томнарга керми калган «Кояш баер алдыннан» истәлеген нәшер итү, әдипнең фотоальбомын эшләү бурычын куя.

Гөлфия Гайнуллина,
филология фәннәре кандидаты

ХИКӘЯЛӘР

БАЛА

Сөекле кызым Резедага багышлыйм


Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолёты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.

Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.

Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары, җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар… Берән-сәрән очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр… Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга, һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя…

Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.

Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.

Чыннан да, Зариф, кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы… Урам күпере… басу юлы… иген кыры… Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар… Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.

Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.

Ул: «Кайда сугалар икән?» – дип уйларга өлгерә алмады, командирның:

– Һава! – дип кычкырганы ишетелде.

Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.

– Менә сиңа молотилка! – диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.

Самолёт ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф, бик гаҗәпләнеп, янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга әзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган… Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы, – аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.

Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып, аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.

Бала куркуыннан: «Әни!» – дип кычкырып җибәрде һәм җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.

Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-атлый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.

Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф, кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты.

Зариф йомшак тавыш белән:

– Аша, аша! – диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды.

Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый… Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:

– Әтиең, әниең бармы? – дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.

Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:

– Әнием дә бар, әтием дә бар… безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.

Зариф, елмаеп, балага күтәрелеп карады:

– Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән… Ә әтиең кайда соң?

– Китте.

– Кая китте?

– Белмисеңмени? Фронтка, – диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй, – ул лейтенант, – дип куйды.

– Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә… – Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» – дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен тыелып калды.

Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.

Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде, һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды… Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.

Бераздан бала елаган тавыш белән:

– Әни! – дип куйды.

Зариф акрын, сабыр тавыш белән:

– Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, – диде, һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.

Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:

– Без кая барабыз? – дип сорап куйды.

– Әбиләргә кунакка, – диде бала җитди генә.

Зариф ихтыярсыз елмайды.

Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде… Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичбер кемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» – диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә, станциягә таба китеп барды.

Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк – кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.

Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:

– Балам! – дип кычкырып, Зарифка ташланды.

Бала:

– Әнием! – дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.

Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.

Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.

Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, шул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үзенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып, нәрсәдер кычкырды. Зариф, артына карап, бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?

Менә алда тимер юл аша үтеп барган рота күренде. Зариф, мылтыгын иңеннән кулына алып, тагы да кызурак йөгерә башлады. Бәхеткә каршы, рота тимер юлдан ерак түгел бер агачлык ышыгына барып туктаган иде.

Ниһаять, Зариф килеп җитте. Аз гына читтәрәк папирос тартып торган, озын буйлы, чандыр гәүдәле командиры алдына барып басты һәм, кулын чигәсенә куеп:

– Иптәш лейтенант!.. – диде дә тынын ала алмыйча туктап калды.

Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап:

– Иң элек тынычланыгыз! – диде.

Бу сабыр тавыш Зарифны, чынлап та, тынычландырган кебек булды. Ул тирән генә итеп бер сулап алганнан соң, сүзләрен артык бутамыйча, кайда һәм ни өчен юк булып торуын әйтеп бирде.

Командир шактый дәшми торды. Зариф менә хәзер каты шелтә алам дип селкенергә дә куркып тора иде. Ниһаять, командир, папиросын җиргә ташлап, итегенең очы белән аны озак кына изгәләде, аннан акрын тавыш белән сорап куйды:

– Баланы кемгә тапшырдыгыз?

– Әнисенә…

На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Әсәрләр. 1 том», автора Амирхана Еники. Данная книга имеет возрастное ограничение 12+, относится к жанру «Современная зарубежная литература». Произведение затрагивает такие темы, как «житейские истории», «литературное творчество». Книга «Әсәрләр. 1 том» была издана в 2022 году. Приятного чтения!