Күрәсең, аңа да җиңел түгел иде, ә бәлкем, сүзне җайсызрак башлап, мине бу хәлгә җиткерүе өчен үкенеп тә куйгандыр… Шактый сүзсез тынып торды. Күзләре боекланды, йөзенә тирән уй чыкты. Ана йөрәге бит, ниләр генә кичермидер ул!.. Аңа карап, мин инде балаларча әйтеп ташлаган сүзләрем өчен үзем дә үкенә башладым.
Аннан әнием ничек тә йомшак булырга тырышып, шуның белән бергә, аңласын, җитсен моңа дигәндәй, бик җитди итеп миңа болай диде:
– Зөһрә, кызым, син юкка борчылма. Эш син уйлаганча түгел. Яучы да килмәс, сине көчләүче дә булмас… Инде Нәҗип үзенең ниятен башлап әти-әниләренә әйткән икән, бу бер дә гаеп эш түгел ич. Әгәр шуннан берәр егет сиңа өйләнергә теләвен әйтсә, син дә, вәгъдә биргәнче, иң элек безгә әйтмәс идеңмени? Бу бит ата-анага хөрмәт дигән сүз. Бигрәк тә моның кебек зур эштә ата-анадан узып яки алардан яшереп эш итәргә ярыймы соң – үзең уйлап кара. Нәҗип – акыллы, тәрбияле бала, шуңа күрә иң элек әти-әнисенә әйткән дә… Бер дә гаеп түгел бу, кызым, бер дә гаеп түгел… Ә ул синең белән сөйләшәчәк, әлбәттә, сөйләшәчәк. Моны аның өчен берәү дә эшләмәячәк… Инде мин бу хакта сүз ачканмын икән, сиңа алдан белгертеп куясым килде. Кинәт булмасын, уйлый тор, дидем. Аңла, кызым, син зур, бик зур сынау алдында торасың. Син үзең хәл итәчәксең… Йөрәгең ничек кушса, шулай эшләрсең, әмма акылың белән дә үлчәп кара. Без әтиең белән Нәҗипне сиңа лаек кеше дип табабыз, ләкин моны көчләү дип аңлама. Безнең бар теләгебез сине бәхетле итеп күрү, безгә ышан син, күз нурым!..
Мин инде бүтән бер сүз дә дәшмәдем, кулым белән күзләремне каплап, башымны игән килеш тын гына утыра бирдем. Ахырда әнием торып, миңа акрын гына: «Бар, ят инде, булмаса», – диде дә үзе өстәл өстен җыештырырга кереште. Аягыма баскач, чынлап та, мин үземнең хәлсезлегемне сиздем һәм бүлмәмә кереп бикләндем.
Кичерешләрем минем бик каршылыклы иде. Миндә хурлану да бар иде, Нәҗипкә ачу килү дә бар иде, шул ук вакытта мактаулы егеткә, әнием әйтмешли, «лаек булуым» өчен кинәнүме, сөенүме кебек нәрсә дә бар иде. Хәтта, беләсезме, ул миңа ничектер якыная төшкән кебек тә булды. Үзем дә соң аны телим түгелме, дип уйладым мин ихтыярсыздан… Әмма боларның барысыннан да бигрәк минем җанымны әнием үзе, аның әйткән сүзләре авырттырып тора иде. Бик ачык хис иттем мин аның ана йөрәген. Нигә кыздым, нигә кычкырдым мин тиле!.. Бәхилләтер өчен генә булса да, кире чыгып, алдына тезләнеп: «Әнием бәгырем, кичер, барысына да, барысына да мин риза!» – дип әйтәсем килде.
Күрәсең, нервыларым артык нык какшагандыр инде, түзмәдем, караватыма йөзтүбән капланып, кайнар яшьләремә ирек бирдем. Бу минем җиткән кыз булып беренче елавым иде, тик, кызганычка каршы, соңгысы булмады.
Шул кичтән минем кыз тормышымда яңа бер чор башланды. Кайгысыз, ваемсыз көннәр бетте, кинәт кенә берничә яшькә олыгайган кебек булдым, урынлы-урынсыз шаяру-көлүдән тыела башладым, хыялый кешедәй, әледән-әле онытылып, тирән уйларга бирелеп китә торган булдым. Ә уйлар күп иде, бик күп иде, хәтта моңарчы уйлап өйрәнмәгән башым авыртырга тотына иде… Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә, ә мин вакыт-вакыт шуны сизеп, кинәт сискәнеп китә идем.
Инде соңыннан ниләр булганын сөйләргә керешкәнче, шуны әйтим әле: әнием минем белән Нәҗипнең үтенүе буенча сөйләшкән икән – ахырдан шул билгеле булды. Нәҗип үтенечен әнисе аша җиткергән. Ни өчен дисәгез, үзе сөйләшер алдыннан, дипломатлар теле белән әйткәнчә, почва зондировать итеп куярга теләгән. Йә, акыллы егет түгел диегез сез аны!
Зөһрә ханым сүзеннән туктады, кечкенә кул сәгатенә карап алды.
– Һай, сәгать ун булган! – диде ул һәм ашыгып урыныннан торды. – Әйдәгез, югыйсә санаторийга кертмәсләр үзебезне…
Зөһрә ханымның болай куркып капыл кузгалуы ничектер бер мәлгә кыз чагын хәтерләтеп җибәргән кебек булды миңа.
– Дәвамы кайчан булыр соң? – дидем мин, аның артыннан иярә-иярә.
– Дәвамы иртәгә, – диде ул җитез генә.
Без таудан төштек, паркка килеп кердек. Аллеяның ике ягына тезелгән гаять төз, озын кипарислар бастырып куйган кара шәмнәр шикелле торалар. Ә «шәмнәрнең» очында искиткеч чиста зәңгәр күк… Җылы якның бик күп нәрсәсе онытылса да, шушы кара кипарисы белән зәңгәр күге беркайчан да онытылмас кебек… Аллея эче шактый караңгы, күп нәрсәне ачык шәйләп булмый, тик ниндидер яшькелт-якты бөҗәкләр генә, төшеп калган йөзек кашларыдай, юл читендә елтырап күренәләр. Караңгы булганлыктан, мин Зөһрә ханымның терсәгеннән сак кына тотып бара башладым.
Якты мәйданчыкка килеп чыктык. Эскәмияләрдә халык күп иде әле, безнең шикелле йөрүчеләр төрле яктан һаман кайта торалар… Зөһрә ханым, биредә тукталып тормыйча, минем белән саубуллашты да бүлмәсенә кереп китте.
Аңардан соң арлы-бирле йөренеп карадым, бераз гына утырып та торган булдым, ләкин ялгызым кызык тапмагач, мин дә кереп ятарга булдым.
…Әлбәттә, йокы тиз генә килмәде – күптән инде йокысызлык белән интегәм. Бу юлы Зөһрә дә үз бүлмәсендә йоклый алмыйча ятадыр кебек тоела иде миңа… Хәтта уйларыбыз да бер үк юнәлештә түгелме икән әле? Мәсәлән, мин, гаҗәеп кызыклы бер китап укый башлаган кебек, шуның дәвамы турында уйланам; ул да, ихтимал, үзендә кузгалган хатирәләрне хыялыннан кичереп, сөрмәле зәңгәр күзләре белән түшәмгә карап ята торгандыр.
Икенче көнне дә без, алдан сүз куешкандай, тагын шул тауга киттек. Акрын гына менеп җиткәч, туп-туры әлеге карт имән төбендәге эскәмиягә барып утырдык. Кояш баемаган иде әле, ләкин күп калмаган инде, тиздән алтын шар диңгезгә бата башлар… Кояштан ярга чаклы диңгез өсте, алтын йөгерткәндәй, күз явын алып җем-җем уйнаклап тора. Моннан корт шикелле генә булып күренгән җитез глиссерлар, нурга чумып алгандай, шул алтын сукмакны аркылы кисеп узалар да артларында озын ак эз калдырып чабалар. Еракта, кояштан күп сулда, офыкка якын ике мачталы бер кораб күренә; барамы ул, тик кенә торамы – моннан белеп булырлык түгел.
Килеп утыруыбызга берничә минут үтеп китсә дә, Зөһрә ханым һаман сүзсез иде әле. Бүленгән хикәяне башлап китү ансат түгел, күрәсең… Искә төшерү генә җитмидер, рухың белән үткән хәлләргә яңадан кайта алу кирәктер.
Менә ул җиңелчә генә сулап куйды. Акрын гына:
– Сез көтәсезме? – дип сорады.
– Зарар юк, Зөһрә ханым, – дидем мин. – Сез борчылмагыз, күпме кирәк, мин шулкадәр көтәргә риза.
– Ә-нә шул тик кенә торган корабтан бер дә күземне ала алмыйм, – диде ул, көлемсерәп. – Әгәр ул кузгалса, бәлкем, мин дә сөйләп китәр идем.
– Ул тик тормый, бик ерак булганга күрә, без аның баруын сизмибез генә…
– Шулаймыни? Ярый, алайса! – Ул тагын аз гына тынып торды да, ерактагы корабка һаман караган килеш, ниһаять, хикәясен башлап китте: – Әнием белән сөйләшкәннән соң, мин ниләр кичергәнемне әйткән идем инде. Ул көннәрдә мин Нәҗипне яратаммы, аңа чыгасым киләме, дип уйланудан бигрәк, ул килерме, кайчан килер, нәрсә әйтер, ничек итеп әйтер, дип уйлана идем. Нигә яшерергә?! Һәрбер кыз бала белән дә ул шулай буладыр инде… Ә минем кызлык абруем өчен аның үз авызыннан чыккан тәкъдиме бөтен нәрсәдән әһәмиятлерәк иде. Әгәр ул әти-әниләремә үзенең теләген белдереп тә миңа һаман әйтмичә йөрсә, мин кырт кисеп аңардан баш тартырга әзер идем кебек… Гүя менә аңа бер срок бирелгән, әгәр ул шул срокны үткәрсә, бар да бетәчәк!
Шул ук вакытта мин аның белән сөйләшүдән эчемнән генә куркып та тора идем. Хисләрем минем аңа карата ачык түгел, җавабым минем әзер түгел – нәрсә диярмен мин аңа? Ләкин, кабатлап әйтәм, ни генә булмасын, мин аның килүен көтәм, сүз башлавын көтәм… Шундый инде минем хәлем!
Егет үзе сиздеме минем бу хәлемне, әллә аңа тизрәк җиткерүче булдымы, белмим, ләкин ул үзен озак көттермәде. Беренче якшәмбедә үк кичкырынрак бу безгә, ничектер көн дә була торган кеше сыман, кисәк кенә килде дә керде. Мин үз бүлмәмдә идем, ишектән кереп, безнекеләр белән исәнләшүенә, тавышыннан танып алдым. Шундук әллә ничек коелдым да төштем, йөрәгем, куркытылган кош кебек, дөп-дөп тибә башлады… Өйдә булуымны сиздермәскә теләгәндәй, баскан урынымда тындым да калдым. Бәхетсезлеккә каршы, бүлмәнең ишеге ачык иде, хәзер менә түргәрәк узды исә, ул мине күреп алырга тиеш иде.
Әти белән әнием аны бик ачык йөз белән каршы алдылар. Бигрәк тә әнием ике кулын җәеп каршылады. Пальтосын да үзе алып элмәде микән әле…
Нәҗип, чишенгәч, түргә узып утырды, ләкин минем бүлмәмә карамады. Алар үзара сөйләшә башладылар, ә мин баскан җиремдә һаман катып тора бирдем. Чыгып исәнләшергәме, юкмы – тәмам аптырауга төштем. Йә, юләр түгел диегез инде мине! Безнең өйгә беренче генә килүе түгел бит аның, бала чагымнан ук беләм бит мин аны, ә менә… югалдым да калдым. Ярый инде, әниемә рәхмәт, ул, минем хәлемне белгәндәй, залдан кычкырып дәште:
– Кызым, Нәҗип килде!
Мин:
– Ә, шулаймыни? – дигән булдым, кемдер төртеп җибәргәндәй кызу-кызу гына атлап залга чыктым. Нәҗип урыныннан торды, без күрештек. Ул кире утырды, ә мин бүлмә уртасында тагын нишләргә белмичә аптырап калдым. Битләремә әйтерсең ут капты, пешереп янарга тотындылар.
Әни кеше бик сизгер була бит, шунда ук ул миңа эш кушты: «Кызым, чәй әзерлә!»
Ләкин Нәҗип сәгатенә карап алды да:
– Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез, – диде. – Мин Зөһрәне кинога чакырырга дип кенә кергән идем… Әгәр мөмкин булса…
Ул сүзен әйтеп бетермәде, мин дә чыга башлаган җиремнән туктарга мәҗбүр булдым. Әтием җәһәт кенә: «Эчәрбез әле, эчәрбез», – диде, ә үзе бик мәгънәле итеп миңа карап алды. Баш тартырга һич ярамаганлыгын мин шунда ук аңлап алдым, ләкин нәрсә дип әйтергә – бу кадәресен уйлап табарлык түгел идем. Тагын әнием ярдәмгә килде:
– Кызым, вакытың бармы синең?
– Бар, – дидем мин, оялып, икеләнеп кенә.
Әтием яңадан Нәҗип белән нидер сөйләшергә кереште, ә мин, инде нишлим дигән бала төсле, әниемә карадым. Әнием гаҗәп тыныч, гади генә итеп миңа:
– Бар, алайса, киен! – диде.
Мин бүлмәмә кереп киттем. Ишекне ябып куйдым да кечкенә өстәлем янына барып утырдым… Бөтен нәрсәдән –безнекеләрнең ничек итеп аны каршы алуларыннан, әтиемнең бик мәгънәле итеп карап куюыннан, әниемнең шундый оста, сак кына минем белән «идарә» итүеннән, ә егетнең, миңа карамаска тырышып, бары әти белән генә сөйләшкән булып утыруыннан – мин берьюлы аңладым: ул минем белән сөйләшергә килгән! Кино, әлбәттә, сылтау гына… Ходаем, менә көткән сәгатьләрең дә килеп җитте. Куанаммы мин моңа – әйтә алмыйм, тик, күргәнегезчә, коелдым да төштем, аптырадым да калдым. Нигә болай булды соң минем белән, нигә бу кадәр мин, тиле, башымны җуйдым, әллә шул алдан белеп, көтеп йөрү ярамадымы – һич менә төшенә алмыйм. Ләкин хәзер миңа ничек тә тынычланырга, ничек тә үземне кулга алырга кирәк иде… Акылымны, һич югы, бераз җыярга кирәк, югыйсә мин аның сүзләрен ничек аңлармын да сорауларына ничек итеп җавап бирермен?
«Ул» залда мине көтеп утыра, әти-әнием дә: «Бу кызый ник бик озаклады?» – дип, эчләреннән борчыла торганнардыр, ә мин башымны иеп утырам да утырам. Ни өчен утырам, Хода белсен, ә ашыгырга кирәклеген үзем бик яхшы белеп торам.
Ахырда торып киенә башладым. Күптән түгел генә тектереп алган күк йон күлмәгемне кидем, ефәк оек кидем, кара замш туфлиләремне кидем… Чәчемне тарап күперттем… Аз гына пудра салдым. (Ул чакта мин бизәнми идем әле…) Ә «Красная Москва»ны мул итеп сөртендем, чөнки хуш исне электән үк ярата идем… Шулай киенеп-бизәнеп маташа торгач, бераз тынычланган кебек тә булдым.
Аннан залга чыктым. Бу юлы Нәҗип, күзләрен тутырып карап, мине каршы алды. Әйе… Минем киемнәрем алай модныйлардан булмаса да, үземә бик килешә иде. Чын әгәр!.. Киң итәкле, тар билле яңа пальтом да, аксыл- соры тиеннән теккән йомшак бүрегем дә миңа бик килешеп тора иде. Мин киемнәремне ярата идем, кадерләп кенә тота идем…
Зөһрә ханым әллә ничек моңсу гына итеп елмаеп куйды.
– Һай, кыз чаклар! Үтте инде, үтте… Хәзер менә шул кыз чагымнан сакланып калган юк кына берәр әйберне күрсәм, кулыма алып үбәм, күкрәгемә кысам, син һаман элеккечә, ә мин күпме үзгәрдем инде, дим… Гафу итегез!
Ул башын борды. Бераз тып-тын калып торгач, акрын гына:
– Сез көлмәгез, яме! – диде.
– Ни сөйлисез, Зөһрә ханым, – дидем мин, бик дулкынланып, – мөмкинме соң, ярыймы соң!
Ул түшләре күтәрелгәнче тирән итеп бер сулады да, тынычланган шикелле булып, яңадан бүленгән хикәясенә кайтты:
– Нәрсә сөйли идем әле?.. Ә, әйе… Өстемә киендем, чыгып китәргә җыена башладык… Әтием Нәҗипкә: «Кинодан соң рәхим итегез!» – диде. Миңа да: «Кызым, кунакны чәйгә алып керерсең!» – диде. Мин дәшмәдем, бу хәтле яхшатлануына аз гына ачуым да килеп куйды.
Урамга чыккач, беркадәр сөйләшмичә бардык, аннан ул, «рөхсәтме» дип, мине култыгымнан алды. Кышкы кич йомшак, тын иде, якты төшкән җирләрдә салкын кар тыныч кына җемелди иде.
Без шәһәр уртасына таба киттек. Кая барабыз – белмим, һәрхәлдә, кинога түгелдер инде, дип уйлыйм. Ә ул шулай да мине шәһәрнең иң яхшы киносына алып барды. Үзенчә сылтау гына булып калмасын дигәндер инде… Һәм, көндәгечә, бу кинода билетлар бөтен сеансларга да сатылып беткән иде.
Шуннан без үзәктән читкәрәк, аулак урамнарга кереп киттек.
Башта сүз бер дә көйләнә алмады. Мин бит аның нәрсә турында сүз ачарга тиешлеген белеп торам, шуңа күрә, үзем бер сүз әйтергә кыймыйча, бары көтәм… Ә ул минем шулай көтүемне сизеп, кай очтан, ничегрәк башлап китәргә белмичә азаплана иде, ахрысы… Мондый нечкә эштә алдан белеп тору егетнең дә, кызның да хәлен бер дә җиңеләйтми икән.
Кыскасы, бераз ык-мык килүдән, анысы-монысы турында сүз кузгаткалап алудан соң, Нәҗип акрынлап үзенең эше хакында сөйли башлады… Шуны әйтим: ул бик күп русча кыстырып сөйли иде, кайчак бөтенләй русчага күчеп китә, белмим инде аның сүзләрен сезгә ничек җиткерермен… Әйе, менә шул, үзенең заводын мактады, эшенең бик интересный булуын әйтте. Перспектива бик яхшы, диде. Көн-төн эшлим, һич буш вакытым калмый, ләкин зарланмыйм, эшемне бик яратам, диде.
Шулай эше турында шактый мавыгып, ләкин ашыкмыйча гына сөйләгәннән соң, ул, ничектер, бер җайдан шома гына үзенең «личный» тормышына күчте. Ул инде сукмагын тапкандай эшлекле кыяфәт белән үз-үзенә бик ышанып сөйли иде. Артык җәелеп тормыйча, ялгызлыктан «скучать» итүен әйтте, бар да бар, тик тормыш дустым (үзенчә әйткәндә, «подруга жизни») юк, диде. Бәләкәй генә фәлсәфә дә сатып алды: ягъни безнең бу напряжённый (татарчасы «киеренке» буламы әле?), кызу заманда тормыштан артта калмас өчен, үзеңнең личный тормышыңны да акыл белән рациональный иттереп оештыра белергә кирәк, диде. Бик җитди итеп, бу юләр кызыйның башына нык кына кереп утырсын дигән төсле итеп әйтте ул моны…
Сүз башланып киткәч тә, безнең арада ул дәү, мин кечкенә, ул белә, мин белмим дигән төслерәк бер аерма туды. Ахрысы, шунлыктан минем һаман сүзсез генә тыңлавым аны бер дә борчымый иде кебек… Менә сөйли торгач, ул шундый ук эшлекле тон белән үзенең өйләнергә теләвен әйтте. Миңа бераз гына эссе булып китте, башымны түбәнрәк идем һәм тагын дәшмичә калдым. Шуннан соң гына ул минем тып-тын баруыма игътибар итте. Бу хәл егетемне тугара төште, ахрысы, сүзеннән аз гына туктап торырга мәҗбүр булды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды: берни булмагандай, һаман элеккечә эрелеген һәм тынычлыгын саклап, тик аз гына тотлыгып, миңа болай диде:
– Та-ак вот, Зөһрә, син, конечно, ишеткәнсеңдер бу турыда… Хәзер менә үзеңә әйтәм: мин өйләнергә решил. Ещё конкретнее – мин, дорогая, сиңа өйләнергә решил!
Белмим, бәлкем, һәрбер егет өйләнергә теләве турында шулай бик җитди итеп, коры итеп әйтә торгандыр – ишеткәнем юк. Бу кадәресе мине артык гаҗәпләндермәде, хәтта «дорогая, сиңа…» дигән сүзләре йөрәгемне кысылып куярга мәҗбүр итте, әмма шуның артыннан ук «решил» дигән сүзен ишеткәч, мин кинәт өшеп киткәндәй булдым. «Решил» – ни дигән сүз бу? Бик уңайсызланып-оялып булса да, ихтыярсыздан сүзен бүлеп сорадым:
– Туктагыз… Ни өчен миңа, ни өчен бүтәнгә түгел, әйтик, Фатыймага, Суфиягә яки Верага, Нинага түгел?
Һич көтелмәгән сорау булды бу аңа, берни аңламыйча, ләкин чынлап торып:
– Ә кемнәр алар? – диде ул.
Мин теләмичә генә көлемсерәп куйдым.
– Кемнәр икәнен белмим, тик әле мисал өчен генә әйтүем.
– А-а, вон как! – Ул кашларын җыерды, минем «шаяр-туымны» яратмады, күрәсең. – Зөһрә, мин синең белән серьёзно сөйләшәм.
– Мин дә уйнап сөйләмим.
– Нигә, алайса, мондый кирәкмәс сораулар? Син беләсең: кызлардан башка бер танышым да юк минем.
– Шуның өчен генәме?
– Нәрсә шуның өчен генәме?
Аның сүзен кабатлау авыр булса да, әйтмичә тыела алмадым:
– Миңа өйләнергә… решить итүегез.
Ниһаять, егетемә барып җитте булса кирәк.
– Ну, конечно, аның өчен генә түгел, – диде ул үпкә катыш җитдилек белән. – Что син! Главное, син миңа ошыйсың, Зөһрә, менә ни өчен мин сиңа өйләнергә телим.
– Шулаймыни?
– Әйе, ышаныгыз, искренно әйтәм.
– Рәхмәт! Ләкин өйләнер өчен бер ошату гына җитәме соң?
Егетем иңбашын җыерып куйды шикелле.
– Мин, бу – главное, дидем. Ошаса – өйләнәләр, ошамаса – юк. Не так ли?
– Ә… ярату?
– Бик наивная икәнсең син, Зөһрә! – диде ул, көләргә тырышып. – Ошатам, значит яратам. Яратмасам, ошатмас идем. Ясно?
…Әйе, ясно! Әмма егетемнең йөрәк «серен» болай эскәк белән берәмләп кенә тартып алу миңа бик авыр да, бик оят та иде.
– Гафу итегез, Нәҗип, – дидем мин, пошынып, – әллә ничек шунда… Сезгә барысы да ясно, ә миңа ачык түгел… Мин сезнең чын хисләрегезне кайдан белим, беренче генә тапкыр сөйләшәбез ич!
Шуннан ул, берьюлы барысын әйтеп бетерергә һәм үзенчә «ачыклык» кертергә теләп булса кирәк, һәр сүзенә басым ясап, «синнән» «сезгә» күчеп, миңа болай диде:
– Зөһрә, аңлагыз, мин пустойга сөйләнеп йөрүче түгел. Әгәр инде мин сезгә өйләнергә теләвемне әйтәм икән, значит, бик нык уйлап, сезгә булган чувстволарымны точно белеп әйтәм. Да. Белегез яратуымны мин сезгә сүздә түгел, ә эштә күрсәтермен. Да… Романтика, конечно, матур нәрсә, но мин реально уйларга яратам. Миңа өйләнергә кирәк. Менә мин сезгә предложение ясадым, инде сездән туры җавап көтәм!
Ходаем, мин дә мин, ә минем йөрәгемдә ни – ул турыда ләм-мим. Аннан нинди тон белән сөйли бит ул! Рәхим итеп тыңлагыз да кушканны эшләгез! Бу рәвешчә сөйләшкән кешегә мин шунда ук: «Җавабым шул: мин сезгә чыкмыйм!» – дип әйтергә тиеш идем, ләкин, ни өчендер, юаш кына:
– Нәҗип, кызык сез, моның кебек җитди мәсьәләне бер сөйләшүдә генә хәл итеп буламыни? – дидем.
– А почему булмый?
– Ничек булсын ди! Мин сезне, ә сез мине яхшылап белмисез бит әле…
– Юк, мин сезне беләм, – диде бу, үз-үзенә бик ышанып.
Минем ачуым килеп китте:
– Аның каравы мин сезне белмим!
Шуннан без шактый гына сөйләшмичә бардык. Егет нидер сизенеп, тавышын да йомшарта төшеп, үзе сүз башлады:
– Ярый, пусть сезнеңчә булсын. Мин көтәргә риза. Җавап өчен күпме вакыт кирәк сезгә? Только точно әйтегез.
– Тәгаен әйтә алмыйм. Аннан… мин укыйм бит әле…
– Беләм. Учитываю. Миңа бит, Зөһрә, только сезнең сүзегез кирәк. Ә фактически өйләнү сез теләгән чакта булыр. Важно минем белеп торуым, ә сезгә мин институтны бетерергә, конечно, возможность бирермен.
Мин бер сүз дә дәшмәдем. Йә, нәрсә әйтәсең? Бу сөйләшүне мин никадәр көтеп алдым, әмма болай булып чыгар дип һич тә күз алдыма китермәгән идем. Йә, әйтегезче, кыз кешенең күңеленә ятарлык, йөрәген талпындырырлык нәрсә генә ишеттем соң мин?.. «Өйләнергә решил…», «Ошатам, значит, яратам…», «Возможность бирермен…» – йә, шушымы инде егет кешенең гомерлек яры, дусты итәргә теләгән кызына беренче тапкыр әйтә торган сүзләре?! Билгеле, мин боек идем, сүлпән идем, салкын идем, хәтта шушылай булуым өчен үземә беркадәр ачуым да килә иде. Янымда, мине ипле генә култыклап, яхшы киенгән, матур, сылу егет бара, ә мин, нидер югалткан бала төсле, башымны түбән иеп, җавап бирергә иренеп, аның белән янәшә атлыйм… Бик кыен иде миңа!
Шулай да ул, берничә минутка калыбыннан чыккандай, тәкәббер эрелеген онытып, нәкъ менә мәхәббәт кичерүче яшь егеттәй, минем йөрәгемне дулкынланып кысылырга мәҗбүр иткән бер талпыну ясап ташлады. Безнең капка төбенә килеп туктагач, ул сыңар кулы белән генә мине иңбашымнан кочаклап алды. Мине үпмәкче була, ахрысы, дип, бераз артка каерыла төштем. Ләкин ул үбәргә үрелмәде, ә мине ныграк үзенә таба тартып, эчке бер ягымлы тавыш белән әйтте:
– Зөһрә, Зорочка, дорогая моя, пойми, яратам мин сине… Искренно телим синең белән… ну… бергә булырга. Бәхетле булырга!.. Ышанасыңмы?
– Әйе, ышанам, – дидем мин кыюсыз гына.
– Умница ты моя! Я так и знал, что ты меня поймёшь. Рәхмәт, рәхмәт!.. Ну, а кайчан җавап?
О проекте
О подписке